"Сезнең өчен, әти-әниләр!"
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Шул уңайдан, китапханәдә "Сезнең өчен, әти-әниләр!" дип исемләнгән күргәзмә-киңәш тәкъдим ителде. Күргәзмәдә бала тәрбияләү турында китаплар, вакытлы матбугат материаллары урын алды.