Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Тукай дөньясына сәяхәт"

21 апрель көнне Зур Бирәзә авылы китапханәсе “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән беренче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, бу көнне китапханәдә китап укучыларны   бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, әсәрләрен укып  фикер алышу уткәрелде.

  Акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең балачагы турында күп мәгълүмат алдылар һәм “Шүрәле” әкияте белән якыннан таныштылар. Әлеге әкият буенча эшләнгән мультфильм аларга аеруча ошады. Соңыннан балалар бу әсәр турындагы фикерләре, хис-тойгылары белән уртаклаштылар.  Нәни китап укучылар очрашудан бик канәгать калдылар.