Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Тукайны бергәләп укыйбыз

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 8 гыйнвардан башлап “Тукайны бергәләп укыйбыз” масштаблы республика проектына старт бирелде. Проект кысаларында кагыйдә буенча бөтен республика  китапханәләре базасында атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә очрашулар үткәрелергә  һәм катнашучылар белән бергәләп Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланырга тиеш булачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак. Һәм безнең китапханә дә әлеге проектка кушылды. 15 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Бергәләп «Кышкы кич» шигырен укыдылар һәм шул шигырь буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Аннары шигырьгә анализ ясадылар һәм фикер алыштылар.