Фатих Әмирхан- күпкырлы шәхес
Китапханәдә 1886 елның 1 гыйнварында туган күренекле татар язучысы, публицисты һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның юбилеена багышланган китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә аның романнар, повестьлар, хикәяләр, шулай ук мәкаләләр һәм публицистик хезмәтләре тупланган китаплары тәкъдим ителде. Татар әдәбиятының алтын фондына кергән һәм милли проза үсешенә сизелерлек йогынты ясаган әсәрләргә аерым игътибар бирелде. Сәнгать әсәрләреннән тыш, килүчеләр Фатих Әмирхан иҗатына багышланган биографик материаллар, фотосурәтләр белән таныша алдылар.