Конституция - халкыбыз горурлыгы
Китапханәдә РФ Конституциясе көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде . Чарада катнашучылар документны кабул итү тарихы, гражданнарның РФ Конституциясе гарантияләгән төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. «Илнең Төп законы» электрон презентациясе ярдәмендә , балалар әлеге мөһим документ турында якыннан белделәр. Китапханәче балаларга Конституциянең эчтәлеген ни өчен белергә кирәклеге, законнарның кешеләргә үз хокукларын якларга ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Чара азагында укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Конституциянең барлыкка килү тарихы һәм башка өстәмә материаллар куелган иде.