Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Ин якын кешем-әнием

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. 25 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә китапханәдә киң катлау китап укучылар өчен әлеге бәйрәм кысаларында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарада катнашучылар  Әниләр бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Китапханәче әниләр турында бик күп әсәрләр язылуы, җырлар, шигырьләр иҗат ителүе турында сөйләде һәм бергәләп әниләргә багышланган шигырьләрне укыдылар, күмәк җырлар җырладылар.Шулай ук әниләр турында мәкальләр дә искә төшерелде. Чара ахырында һәр катнашучы үзенең  әнисе турында сөйләде.