Фольклор әлифбасы
8 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә китапханәдә библиография көне үткәрелде. Әлеге көнне китап укучылар фольклорның төрле жанрлары, аның тарихы турында белделәр. Чарада халык авыз иҗатына багышланган китаплар, мәкаләләр һәм башка басмалар тәкъдим ителде. Китапханәгә килүчеләр алар белән якыннан таныштылар, эчтәлекләре турында мәгълүмат алдылар һәм үзләрен кызыксындырган материалларны кайдан табарга икәнен белделәр. Бу чара халык авыз иҗатын сөючеләргә дә, халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белергә теләүчеләргә дә файдалы булды.