Китап алсаң кулыңа- нур сибелер юлыңа
27 октябрь - Мәктәп китапханәләре көне. Шул уңайдан, китапханәдә "Китап алсаң кулыңа- нур сибелер юлыңа" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрестә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балаларга китапханәче тарафыннан китапханә, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Китапханәнең эчке тәртип кагыйдәләре, китапны алу , саклап тоту тәртибе турында искә төшерелде. Балалар өчен кайткан яңа китаплардан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Аннан соң балаларга сүз бирелде. Алар исә үз чиратында, үзләренең яратып укыган әкиятләрен, хикәяләрен сөйләделәр. Һәр сөйләнгән әсәрләрне анализлап фикер алыштылар.