Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Сезнең тормыш юлы- матур бер тарих!

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында китапханәдә музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче татар халык җыры "Сагыну" белән башлап җибәрде. Чара барышында кызыклы вакыйгалар сөйләнде, татар халык җырлары яңгырады. Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче автор- башкаручы Фирдус Ганиевның катнашуы бәйрәмебезгә тагын бер ямь өстәде. Ул үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Җырлар уеннар белән үрелеп барды, өлкәннәребез китап укуда гына түгел, уеннарда да активлык күрсәттеләр.