Ислам нуры
Китапханәдә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Авылыбыз имамы Фәнил хәзрәт бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, корьән аятьләре укыды. Китапханәче "Ислам нуры" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әлеге чарага Арчадан Рая абыстай Фәтхуллина да чакырылган иде. Ул исә үз чиратында бик үтемле вәгазьләр сөйләде. Килгән катнашучылар да актив булдылар, салаватлар әйттеләр. Чарага килгән һәр катнашучы дөньяда тынычлык урнашуын, һәр туар таңыбызның шатлыклы хәбәрләр генә алып килүен теләп, дога кылды. Изге догалар кабул булсын.