Ислам нуры
Мәүлид кичәсе – җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне. Әлеге изге көн Зур Бирәзә авыл китапханәсендә 3 нче ел рәттән зурлап билгеләп үтелә. Кичәгә Арчадан Рая абыстай Фәтхуллина, Раузия абыстай, һәвәскәр шагыйрә Лилия Саттарова чакырылган иде. Бәйрәмне авылның имамы Фәнил хәзрәт ачып җибәрде. Әлеге кичәдә катнашучылар Мөхәммәт пәйгамбәр хөрмәтенә салават әйттеләр, Коръән аятьләре укыдылар. Рая абыстай бик үтемле итеп вәгазь сөйләде, халыкка теләк- киңәшләрен әйтте. Раузия абыстай да мәгънәле һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Зур Бирәзә авылында туып, Арча шәһәрендә яшәүче Лилия Саттарова үзенең дини рухта язылган гадәттәгечә матур шигырьләрен халыкка тәкъдим итте. Авылыбызның имамы Фәнил хәзрәт салават әйтүчеләргә бүләкләр өләште. Кичә бик эчтәлекле, мәгънәле, файдалы һәм кирәкле булды.