Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Террорчылыкны кисәтү һәркемнән уяулыкны таләп итә

3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата — террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елда Беслан шәһәрендә булган коточкыч вакыйгалар белән бәйле. 3 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә  авыл китапханәсендә кече мәктәп укучылары өчен террорчылыкка каршы көрәш көненә багышланган "Террорчылыкны кисәтү һәркемнән уяулыкны таләп итә" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче террорчылык һәм аның нәтиҗәләре, Бесландагы фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирде. «Безнең йөрәкләрдә Беслан трагедиясе» күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара слайд-презентация күрсәтү белән үрелеп барды.