Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Ут хәвефеннән сак бул!

30 апрель - Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, Зур Бирәзә башлангыч мәктәбендә китапханә белән берлектә "Ут хәвефеннән сак бул!" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарага Арча янгын сүндерү бүлеге начальнигы Юзаев Искәндәр Ильнар улы да чакырылган иде. Катнашучылар янгын куркынычсызлыгы турында шигырьләр сөйләделәр, Россия янгынчыларының гимнын җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында сүз Арча янгын сүндерү бүлеге начальнигы Юзаев Искәндәр Ильнаровичка бирелде. Ул исә, үз чиратында ут хәвефен булдырмас өчен нинди саклык чаралары күрергә, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәфсилләп сөйләде.