Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Мәңге йөрәктә син, и Тукай!

26 апрель көнне татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 26 апрель көнне  авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган «Мәңге йөрәктә син, и Тукай!» исемле әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде. Чарага башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән бик күп яңалыклар ишеттеләр, язучы, шагыйрьләрнең татар халкының бөек улы турында язган  истәлекләрен тыңладылар. "Иллюстрация буенча Тукай әсәрен бел» дигән  викторина  сорауларына җавап бирделәр. Балаларга да бөек татар шагыйре шигырьләрен сөйләү мөмкинлеге тудырылды. Ә ахырда балалар рәхәтләнеп татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын җырладылар.