Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Өлкән буын кешеләре өчен компьютер белеме

Китапханәдә өлкәннәр өчен «Өлкән буын кешеләре өчен компьютер белеме» дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар үз тәҗрибәләрендә компьютердан  файдалануның  катлаулы булмавына инандылар. Дәрестә китапханәче компьютерда эшнең чынлыкта гади булуын аңлатты. Өлкәннәр компьютерның төзелеше, аны кабызу һәм сүндерү эзлеклелеге белән таныштылар. Интернет челтәре, эзләү системалары, электрон почта һәм социаль челтәрләрдә ничек теркәлергә кирәклеге турында башлангыч белем алдылар.  Интернетта һава торышы фаразын белергә, табибка язылырга, электрон хатлар язарга һәм башка бик күп нәрсәләр өйрәнергә мөмкин икәнлегенә өйрәнделәр. Китапханәче катнашучыларны теория белән таныштырды һәм практик дәресләр үткәрде.