Яулыкларда - халкым тарихы
Бүген Зур Бирәзә авыл китапханәсендә, Пушкин картасы кысаларында "Яулыкларда - халкым тарихы" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче яулыклар тарихы, аларның төрләре турында сөйләде, яулык турында җырлардан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китапханәбезнең бүгенге махсус кунагы - яулыклар бәйләү остасы Зилә ханым заманча яулык бәйләү буенча мастер класс күрсәтте, шулай ук үзенен күзәтүе астында кызларга бер-берсенә яулык бәйләргә өйрәтте. Чарабыз бик җанлы, күңелле һәм файдалы үтте.