"И, хатын-кыз, Син бәхеткә лаек олуг шәхес!"
Ел саен бөтен дөнья буенча 8 Март көнне матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан, башлангыч мәктәптә китапханә белән берлектә киң катлау халык өчен "И, хатын-кыз, Син бәхеткә лаек олуг шәхес!" дигән тематик кичә үткәрелде. Бәйрәмдә яз, мәхәббәт турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Балалар әниләре белән бергәләп төрле конкурсларда катнаштылар. Китапханәче "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.