Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем!

Китапханәдә башлангыч мәктәп укытучылары белән берлектә Туган тел көненә багышланган балалар иртәсе һәм «Переведи-Тәрҗемә ит» уены үткәрелде. Чараның максаты: балаларны Халыкара туган тел көне  белән таныштыру, туган телгә һәм башка телләргә сакчыл караш формалаштыру, туган телең өчен горурлык хисе тәрбияләү. Китапханәче укучыларны Бөтендөнья бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, "Мин бары туган телемдә генә, Җырлыйм, көйлим, сөйләшәм..."дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннары туган тел турында шигырьләр сөйләделәр һәм  «Переведи-Тәрҗемә ит» уены үткәрелде. Балалар бик теләп рус теленнән сүзләрне татар теленә һәм киресенчә тәрҗемә иттеләр. Китапханәче һәрбер кеше өчен ул өйрәнгән, аралашкан   телнең мөһим булуын искә төшерде.