Әфганстан юллары буйлап
15 февральдә Россия Федерациясендә XX гасырның иң героик һәм фаҗигале истәлекле датасы – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу датага 14 февральдә китапханәдә "Әфганстан юллары буйлап" дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмәдә укучылар игътибарына Әфган сугышының сәбәпләре һәм аның Россия һәм дөнья өчен нәтиҗәләре турындагы китаплар тәкъдим ителде. Китап авторлары совет гаскәрләренең Әфганстанда булуы дәүләтебезнең көньяк чикләре иминлеген тәэмин итте, ә Совет Армиясе Әфган сугышында һәм башка кораллы конфликтларда үзенең иң яхшы сугышчан сыйфатларын күрсәтте дип ышандырырлык итеп күрсәтә. Күргәзмә мәктәп укучылары һәм студентларга кызыклы һәм файдалы булды, Россия яшьләрен патриотик тәрбияләү эшендә яхшы терәк булачак, һичшиксез, Әфганстанны узган, Әфган сугышына яки «кайнар нокталарда»хезмәт итүгә нинди дә булса катнашы булган кешеләрдә зур кызыксыну уятты