Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!"

Бүген Зур Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә китапханә һәм мәктәп белән берлектә "Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" дип исемләнгән очрашу- кичә үткәрелде. Кичәне авыл мәктәбе укытучылары Зөбәерова Римма Әнвәр кызы, Гарипова Эльвира Марат кызы әзерләде, китапханәче Равилова Эльмира Ильсур кызы алып барды. Очрашуга Арча юл хәрәкәте иминлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы һәм өлкән инспектор Аглуллин Алмаз Зарифҗан улы чакырылган иде . Әлеге чарада балалар юл билгеләренең мөһимлеге, юлда йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, светофор турында җыр башкардылар. Театральләштерелгән өлеше очрашуга ямь өстәде. Чара ахырында Энҗе Газиз кызы сораулар ярдәмендә балаларның белемнәрен тикшерде, Алмаз Зарифҗан улы юл йөрү кагыйдәләренең мөһимлеген аңлатты, һәрвакыт үтәргә кирәк икәнлегенә басым ясады. Энҗе Газиз кызы балаларга, мәктәпкә һәм китапханәгә китаплар бүләк итте.