Каюм Насыйри- татар халкының бөек галиме
Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан, китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар өчен әдәби кунакханә үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә бирде.Китап күргәзмәсе белән таныштырды, күзәтү ясады. "Әбугалисина" әсәре буенча аерым тукталды. Әсәрнең язылу елы, кыскача тарихы турында сөйләде, әсәрнең кызыклы урыннарын балалар укыдылар һәм үзара фикер алыштылар. Әбугалисина белән Әбелхариска характеристика бирделәр. Әсәргә анализ ясап нәтиҗә чыгардылар.