Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

«Синең батырлыгың гасырлар буе яшәячәк, Ленинград»

27 гыйнварилебез тарихында үзенчәлекле дата.  1944 елның 27 гыйнвары  Ленинград шәһәре дошманнардан тулысынча азат ителгән көн буларак билгеләп үтелә. Блокада 900гә якын озын көн һәм төн дәвам итте.Төньяк башкалада яшәүчеләрнең 900 көн үлеме, ачлык, салкын, бомбага тотулары, өметсезлек һәм батырлыклары мәңгегә халкыбыз тарихының фаҗигале, каһарман һәм җиңүле бите булып калачак.Шуңа бәйле рәвештә, китапханәдә башлангыч мәктәп укучылары өчен  «Синең батырлыгың гасырлар буе яшәячәк, Ленинград» дигән тарих сәгате үткәрелде.Укучылар игътибарына тарихи әдәбият, сугыш турындагы китаплар, документаль тикшеренүләр белән "900көн батырлык» китап-иллюстратив күргәзмәсе тәкъдим ителде.Китапханәче укучыларга сугышның авыр көннәре, Блокадалы Ленинградта яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалары, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның әкренләп якыннарын югалтуы һәм блокада вакытында ялгызы калуы турында сөйләде. Шулай ук Ладога күле аша үтелгән «тормыш юлы» һәм блокада икмәгенең нәрсә икәнен сөйләде. Чара азагында балалар блокада елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.