Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Знай! Запомни! Соблюдай!

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлау халык өчен авылның участок уполномоченные, полиция лейтенанты Ибраһимов Альмир Алмаз улы белән очрашу үткәрелде. Очрашуны китапханәче Равилова Э.И. ачып җибәрде һәм алып барды. Альмир Алмаз улы коррупция турында сөйләде, бүгенге көндә актуаль һәм куркыныч булган мошенниклык темасы буенча белешмә бирде. Мошенниклардан ничек сакланырга, куркып калмаска, мошенник корбаны булган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында ачыклык кертте. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына төгәл җавап алдылар. Очрашу үзара фикер алышу белән тәмамланды.