Әни сүзе - бөек сүз!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе–Россиядә Әниләр Көне. Әһәмиятле дата алдыннан, 23 ноябрьдә китапханәдә киң даирә китап укучылар өчен «Әни сүзе - бөек сүз! " дигән китап күргәзмәсе ачылды.Күргәзмәдә үз әсәрләрендә әни образын тудырган танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең китаплары тәкъдим ителде.Кечкенә китап укучылар өчен А. Барто «Помощница», «Разговор с мамой», Е. Благинина «Подарок», «Журавушка» һәм Ф. Достоевский, Л.Толстой, С. Аксаков, өлкәннәр өчен татар телендә Р. Батулла, Р. Миннуллин, Р. Зәкуан, Н. Гыйматдинованың әниләр турында язылган романнары, хикәяләре һәм шигырьләре урнаштырылды. Китап күргәзмәсе 30 ноябрьгә кадәр эшләде.