Онытылган китаплар ни сөйли?
Һәр китапханәдә киштәләрдә элекке вакытта укылган, хәзерге вакытта онытылган басмалар тора. Барысы да онытылган кебек тоела-авторда, аларның әсәрләре дә. Бу китаплар берничә ел элек укучылар өчен кызыклы иде, ә хәзер онытылуга дучар булды. Әмма бу узган елларның чын бестселлерлары, алар хәзерге укучыга да кызыклы булачак. Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң даирә китап укучылар өчен китап күргәзмәсе - ретроспектива оештырылды. Күргәзмәдә күптән язылган әдәби әсәрләр тәкъдим ителде, чөнки без аларда тормышны нинди булган булса, шулай күрәбез. Укучылар белән бергә без А. Ивановның «Мәңгелек чакыру», В. Шишковның «Угрюм - елга», «Хмель» кебек тарихи романнарын искә төшердек. Күргәзмә ай ахырына кадәр эшләячәк.