Күңелегездә мәңге яз булсын!
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында китапханәдә музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге чарага Арча ГИБДД хезмәткәре Энҗе Мөхәммәтҗанова да килгән иде. Ул исә, үз чиратында өлкәннәр белән юлда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде һәм яктылык кайтаргыч элемент- брелоклар бүләк итте. Кичәне китапханәче татар халык җыры "Сагыну" белән дәвам итте. Чара барышында кызыклы вакыйгалар сөйләнде, татар халык җырлары яңгырады. Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче автор- башкаручы Фирдус Ганиевның катнашуы бәйрәмебезгә тагын бер ямь өстәде. Ул үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Җырлар уеннар белән үрелеп барды, өлкәннәребез китап укуда гына түгел, уеннарда да активлык күрсәттеләр.