"Яраткан илем минем Татарстан, бар гомергә бирдең җылыңны!"
Зур Бирәзә авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Яраткан илем минем Татарстан, бар гомергә бирдең җылыңны!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне укучыларга республиканың һәм районыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында тагын бер тапкыр искә төшерү, күренекле язучыларны, шагыйрьләрне, җирле авторларны искә алу, әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа исемнәр ачу өчен яхшы сәбәп булды. Әлеге чарада Татарстан тарихы, аның символлары, халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче төрле китаплар да тәкъдим ителде. Шулай ук мини- викторина сорауларына да җавап алынды.