Ак Калфакта-аулак өй!
Китапханәдә "Ак Калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Ак Калфакта-аулак өй!" кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: татар халкының гореф-гадәтен саклап калу, халык уеннарын популярлаштыру. Чарада авылның уңган-булган ханымнары катнашты. Алар кул эшләре эшли-эшли татар халык җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар әйтелде, элекке уеннар уйналды, һәрбер катнашучы үз һөнәрен күрсәтте. Баянчы Фирдүс Ганиевның баянда уйнап җырлавы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәдән барысы да канәгать калдылар.