Туган якның гүзәл җырчысы
Китапханәдә якташ язучыбыз Гомәр Бәширов китаплары буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Әлеге чарага китапханәнең актив китап укучылары чакырылган иде. Конференциягә кадәр аларга Гомәр Бәширов китапларын искә төшерергә, укырга тәкъдим ителгән иде. Чара барышында китапларның төп геройлары, аларның характерлары, проблемалары турында фикер алышынды. Конференция ахырында барлык катнашучылар әлеге китаплар һәм әсәрләр буенча үз фикерләрен белдерделәр.