Ленинград блокадасы балалары
Һәр ел саен гыйнвар ае ахырында илебез тарихи дата- Ленинград блокадасы көнен искә ала. Шул уңайдан, китапханәдә тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга ул еллардагы ачлык, салкынлык, ятимлек, ирләр белән беррәттән заводларда эшләүче хатын-кызлар турында сөйләде. Таня Савчеваның көндәлегенә аерым басым ясап сөйләнелде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара ахырында Ленинград блокадасы вакытында һәлак булучылар 1 минут тынлык белән искә алынды.