Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Җыры белән җиңде дошманны!

15 нче февраль-герой шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан, күчмә китапханәдә “Җыры белән җиңде дошманны!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче шагыйрьның тормыш юлы һәм иҗаты, төрмәдәге иҗаты турында сөйләде. Кичәдә герой-шагыйрьнең шигырьләре укылды. Муса Җәлил иҗаты буенча белемнәрне ныгыту өчен рәсемле викторина тәкъдим ителде.