Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Әкияттә кунакта"

Китапханәдә “Әкияттә кунакта" дип исемләнгән әкияти викторина булып узды. Викторинаның максаты- балаларны татар халык авыз иҗаты әсәрләренә якынайту, әкиятләрнең төрләре турында белемнәрен ныгыту.  Китапханәче укучыларны әкиятләрнең килеп чыгышлары, төрләре белән таныштырып үтте, балалар китапханәче биргән викторина сорауларына җавап бирделәр,  укыган өзекләрнең  нинди әкиятләрдән икәнлеген танып әйттеләр. Электрон презентация ярдәмендә әкияти персонажларны, музыкаль әкиятләрнең көйләрен таныдылар. Чара ахырында китапханәче китапханәгә яңа кайткан әкият китаплары белән таныштырды, аларга күзәтү ясады.