"Балачак -мәңге истә калачак"- уенфест
2 нче ноябрь- 9 нчы ноябрь көннәрендә мәктәптә укучы балаларның көзге каникул көннәре. Шул уңайдан, мәктәп ишегалдында хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Китапханәче уеннар тәртибен аңлатканнан соң, барысы бергә "Кәрия-Зәкәрия", "Йөзек салыш", "Песи-тычкан" уеннарын уйнадылар.