Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

#УЕНФЕСТ

Зур Бирәзә авылы китапханәсе #УЕНФЕСТ проектында катнашты. Мәктәп ишегалдында балалар белән “Пес-пес, нинди төс?” дип исемләнгән уен үткәрелде.Китапханәче уенның тәртибен, кагыйдәләрен аңлатты. Аннан соң, барысы бергә актив һәм дус булып әлеге уенны уйнадылар. Уен көчлелек, җитезлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияли  һәм төсләрне аерырга ярдәм итә.Балаларга уен бик ошады, барысы да канәгать калдылар.