"Сугыш урлаган балачак"
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, китапханәдә сугыш һәм тыл ветераннары турында өстәмә мәгълүмат туплау башланды һәм аларны социаль челтәрләр аша халыкка җиткерү бурычы куелды. 26 нчы июнь көнне инстаграм челтәрендә @ravilova555 аккаунты аша Урта Бирәзә авылында яшәүче тыл ветераны Камалиева Мөнирә апа турында онлайн информация сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә тыл ветеранының балачагы, яшьлек еллары, сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләнелде.