"Гасырлар авазына колак салып..."
1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында" Декрет кабул итә.
ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйлиләр.