Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата "Мин җиңүне ясыйм" рәсем конкурсына нәтиҗәләр
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата "Мин җиңүне ясыйм" рәсем конкурсына нәтиҗәләр уңышлы итеп чыгарылды. Китап укучы балалар бу бәйгедә зур кызыксыну белән, тырышып катнаштылар, үз идеяләре һәм хыяллары белән бәйләнешле рәсемнәр ясады. Конкурс нәтиҗәләре балаларның патриотизмны һәм Ватанына мәхәббәтне аңлауларын һәм рәсем ясау осталыгын үстерергә ярдәм итте. Алга таба да бу төр бәйгеләр яшь буында Ватанны ярату һәм хезмәткә җәлеп итүне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.