Патриотик сәгать "Батырлар даны мәңгелек!"
2025 ел - Ватанны саклаучылар елы буларак, китапханәдә, "Батырлар даны мәңгелек!"- исемле патриотик сәгать уздырылды. Укучыларга Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Әфганстанда хезмәт итүчеләр һәм хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр турында, аларның батырлыклары турында сөйләдем. Авылыбыздан киткән ветераннар, исән - сау кайткан ветераннар күпме булганлыгын белдек.