Китапханә дәресе "Китапханә - серле дөнья!"
4 март көнне, китапханәдә, беренче класслар белән китапханә дәресе узды. Укучылар формулярның нәрсә икәнен белделәр. Китаплар китапханәдә ничек урнашканын, ничек китапханәдә үзеңне тотарга кирәк икәнен сөйләдем. Китапны саклап тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм китаплар нинди срокка бирелә икәнен белделәр. Яңа китаплар белән таныштылар.