Әдәби музыкаль кичә "Голос Победы - Җиңү авазы"
Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәдә патриотик шигырьләр, җырлар, биюләр башкарылды. Сугыш чорына карата, сугыш чоры балаларының салкыннарда симәнәгә барулары, тылдагы авыр хәлләр күрсәтелде. "Голос Победы - Җиңү авазы"- исемле әдәби - музыкаль кичә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән уздырылды.