"Афганистан: наша память и боль".
Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак булган, "Кызыл Йолдыз" ордены кавалеры Васыйл Әһлиуллин хөрмәтенә хоккей турниры оештырылды. Хоккейда Пешәнгер, Апаз, Кырлай, Узор(Балтач),Борбаш, Ашыт командалары катнашты.Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, фойе сында "Безнең заман геройлары!"(Хәзерге вакытта СВО да хезмәт итүчеләр), "Безне саклаучылар"(хәзерге вакытта Армия сафларында булган егетләр), "Әфганстан - җан авазы"(Әфганстанда хезмәт итүчеләр), "Чечня сугышы - күңелләрдәге мәңгелек яра!"(Чечняда хезмәт итүчеләр) исемле күргәзмәләр эшләнеп обзор ясалды. Чарага әфганчылар, Әфган сугышчыларының һәм башка локаль сугышларда катнашучыларның Арча "Сугышчан туганлык!" иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Сергей Баһаветдинов та килгән иде. Васыйл Аглиуллин каберенә веноклар куелды, чәчәкләр салынды.