Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Хәтер сәгате "Души, опаленные Афганистаном!"

1989 нчы елның 15 феврале совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн, искә алу һәм кайгы көне.Бу көн сугышчан дан көне буларак та билгеләп үтелә. Авылыбыздан Армия сафларына алынып, Әфганстанга хезмәт итәргә җибәрелүче,  Васыйл Әһлиуллинның тормыш юлы, батырлыгы, батырларча һәлак булуы турында сөйләдем. Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбыз белән таныштырдым.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы - хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана.