Балалар иртәсе "Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь"
Китапханәче балаларга шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыклары турында сөйләде. Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Балалар үзләре Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан башкардылар.Шигырьләренең һәрберсе аның батырлыгын,кыюлыгын, йөрәк җылысын аңлата. Муса Җәлилгә багышлап "Үлемне җиңгән шагыйрь"- китап күргәзмәсе төзелде. Презентация күрсәтелде.