Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Хәтер сәгате "Холокост - буыннар хәтере!"

27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә "Холокост - буыннар хәтере"- исемле мәгълүмати сәгать узды.Холокост - кешелек тарихында иң зур фаҗигаләрнең берсе. 12 ел дәвамында Германия нацистлары һәм аларның төрле илләрдән килгән союздашлары тулысынча бер милләтне - яһүдләрне юк итәргә тырыша.Чарада катнашучылар Холокост, нацистлар геноцидының сәбәпләре турында белделәр.