Балалар киносы көне.
8 гыйнвар - балалар киносы көне. Китапханәче балаларга балалар киносы көне тарихы турында сөйләде. Мультфильмнар карадык. Викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурста катнаштылар. 2025 ел - Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Советлар Союзы Герое - якташыбыз Нәкыйп Сафинга багышлап эшләнгән фильм карадык. Фильмны карап без,Нәкыйп Сафинның тормыш юлы, гаиләсе, батырлыклары турында белдек. Геройның үзе сөйләгән истәлекләрен тыңладык.