Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яңа елда- тылсымлы уеннар!" Балалар өчен бәйрәм кичәсе.

Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, балалар өчен, "Яңа елда - тылсымлы уеннар!"- исемле бәйрәм кичәсе булды. Балаларны Яңа ел белән котлап, Кыш бабай белән Кар кызы килде. Һөнәрләрен күрсәтүче балаларга Кыш бабай бүләк бирде. Чыршы тирәли җырлар җырладык, рәхәтләнеп биедек. Балалар күңелле уеннар уйнап бер - берсе белән ярыштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар өйләренә сөенеп, бүләкләр белән таралыштылар.