"Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк!"
1993 нче елдан 3 декабрь- Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Өченче декабрь -язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез- Халыкара инвалидлар көне.Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме- тормышны яратырга өйрәнә. Тумыштан инвалид булган Исламова Ләйсәннең хәлен белергә бардык. Ләйсән кеше килгәнгә сөенә, тагын килегез дип озатып кала. Инвалидларга һәрчак шәфкатьле, мәрхәмәтле булыйк, яхшылык эшлик.