Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби музыкаль кичә "Әниемнең җылы кочагы!"

              Кызыл Игенче авылында  яшәүче һәм шунда туып -үсеп читтә яшәүче үзешчәннәр бик матур кичә куйдылар. Кичәдә, әниләргә багышлап, матур җырлар һәм нәфис сүзләр, биюләр күрсәтелде. Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадисович бәйрәм белән котлады һәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның әниләрен бүләкләп үтте.