Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Информация сәгате "Безнең акыллы ярдәмчеләр!"

     Бөтендөнья сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан, китапханәдә информация сәгате узды. Владимир Иванович Даль - рус телендә сүзлекләр төзүче кеше.Сүзлекләр һәм энциклопедияләр  бәя биргесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып - белү коралы да. Чара барышында балалар энциклопедияләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр үсеше тарихы белән таныштылар.Шулай ук алар китапханәдә булган энөиклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныштылар, аннан соң биремнәр үтәгәндә үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп сүзләргә синонимнар һәм антонимнар таптылар, сүзләр төзеделәр.Биремнәрне башкарганда балалар  белешмә әдәбияттан файдалану кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр алдылар.