Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби марафон проекты оештыручылары һәм язучылар белән очрашу "Иң зур сер!"

    Пешәнгер күпфункцияле үзәгендә Дөньякүләм әдәби марафон проекты оештыручылары һәм язучылар белән очрашу булды. Кунак буларак, әдәби марафон проекты оештыручысы, татар мәгарифе порталы җитәкчесе, укытучы, программист, тәрҗемәче, Татнетны үстерү фонды башкаручы директоры Раил Гатауллин, күп китаплар авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева, якташыбыз, Арча районы "Каурый каләм"әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Дамир Нуриәхмәтов, Арча районы буенча әдәби марафон әйдаманы Розалия Кильметова килделәр. Кичәдә кунаклар чыгышы, музыкаль номерлар булды, шулай ук җирлектә яшәүче шагыйрәләр чыгыш ясады. Раил Гатауллин әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләде, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Безнең авылыбыздан әдәби марафонда 33 кеше катнашты, шуның 19 ы балалар. Кичә бик күңелле үтте.